Бүген Казанда халыкара фәнни-гамәли конференциядә геология тармагын үстерү, чимал сыйфатын өйрәнү һәм бәяләүнең инновацион алымнары тикшерелә

2015 елның 10 ноябре, сишәмбе

Бүген Казанда, “Индустриаль минераллар: яткылыкларны прогнозлау, эзләү, бәяләү һәм үзләштерүнең инновацион технологияләре” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция бара, анда геологик эзләү, тау-эшкәртү индустриясенең хәзерге проблемалары һәм заманча чимал эшкәртү технологияләре тикшерелә. Ул “Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты” федераль дәүләти унитар предприятиесенең 70 еллыгына багышлана.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев тәбрикләде. “Геология тармагы мәсьәләләренә Татарстан хөкүмәте зур игътибар бирә, – диде ул, – республиканың минераль чимал базасын геологик өйрәнү һәм яңадан торгызу буенча күпьеллык, җентекле һәм уңышлы эшләр шул турыда сөйли. Татарстанда үткәрелә торган алдан күрүчән политика республиканың геологик службасын сакларга гына түгел, заманча, конкуренциягә сәләтле кимәлгә күтәрергә дә мөмкинлек бирде. Монда руда булмаган файдалы казылмаларның минераль чимал базасын геологик өйрәнү, яңадан торгызу һәм файдалану, геологик эзләү эшләрен фәнни-методик тәэмин итү өлкәсендә Россия Табигать министрлыгының фәнни база оешмасы – “Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты” да мөһим роль уйнады. Россия һәм чит ил коллегаларының тәҗрибәсе конструктив һәм кызыксынулы фикер алышуга булыша. Бүген без чималны өйрәнү, аның сыйфатын бәяләүнең инновацион алымнарын, югары ликвидлы продукцияне чыгару һәм эшкәртүнең яңа технологияләрен, 2030 елга кадәрге чорда Татарстанның социаль-экономик стратегиясен тормышка ашыруда руда булмаган файдалы казылмаларның ролен тикшерәбез. Бу конференция Россиянең һәм Татарстанның геология тармагын үстерергә булышыр дип ышанам.”

Конференция 13 ноябрьгә кадәр барачак.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International