Экология министрлыгында калдыклар эшкәртүгә инновацион технологияләр иңдерү тикшерелде

2015 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республика территориясендә калдыклар эшкәртү заводы төзү буенча Германиянең "GESA" Ltd компаниясе тәкъдиме каралды. Компания җитәкчесе Дитер Вагенбренер белән экология министры Фәрит Габделганиев сөйләште.

“Чүп-чарны аерым җыю, сортлау һәм эшкәртү – безнең өчен бик мөһим тема, чөнки әйләнә-тирәлекне каты көнкүреш калдыклары белән пычрату, котылгысыз рәвештә, аерым төбәкләрдә генә түгел, бөтен планетада да экологик баланс бозылуга китерә. Шуңа күрә без бүген каты көнкүреш калдыклары полигоннарын икенчел файдаланып була торган чүп-чардан бушату бурычын алга куябыз. Чүп-чарны эшкәртү кулланышка бик тә яраклы ярымфабрикатлар алырга мөмкинлек бирә”, – дип белдерде соңыннан Фәрит Габледганиев.

Аңарчы Германия делегациясе “Алабуга” аерым экономик зонасындагы, Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Чистай шәһәрләрендәге, Алексеевск һәм Әлки районнарындагы каты көнкүреш калдыклары полигоннары, “Химград” ААҖ Технополисы һәм “Чистай” индустриаль паркы мәйданчыгы белән танышкан иде.

Очрашуда шулай ук Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Индустрия һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашты.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International