Казан банк мәктәбе студентлары “Экология” фәне кысаларында семестр буе табигатьтән рациональ файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау закончалыкларын өйрәнәләр, бу тема аларны экологик нигезләнгән аңлы эшчәнлеккә юнәлтә. Шушы көннәрдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре алар өчен практик шөгыль үткәрде. Студентлар индустриаль ташлантылар
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аппарат киңәшмәсендә 2015 елгы экологик күзәтчелек йомгаклары ясалды. Ел эчендә экологлар 7798 тикшерү үткәреп, 7055 закон бозу очрагын ачыклаган. Шулай буенча 362.6 миллион сумлык дәгъвәләр белдерелгән (2014 елда 105 миллион сумлык булган). Иң зур дәгъвә – “Баулы су каналы” ҖЧҖнә карата 313 млн сумлык дәъвә. Татарстан судлары экологик нормаларны бозып эшләгән 101 предприятиенең
Мәктәпләрдә, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында укучы һәм тәрбияләнүчеләр өчен Экология буенча халыкара ”Планета саулыгы? Минем кулда! – 2015” балалар иҗаты конкурсы оештырыла. Анда катнашу өчен быелның 31 декабренә кадәр рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы кулланырга ярый), эшләнмәләр, видеороликлар яисә әдәби әсәр җибәрергә кирәк. Эшләр әйләнә-тирәлекне саклауның көнүзәк аспектларына, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклауга, экологик проблемаларны чишүгә багышланырга тиеш. Яшь категориясе – 17 яшькә кадәр. Чара Россия Федерацияс
Бөгелмәдә тикшеренү һәм проект эшләренең С.Ф.Морозов ис. VIII ачык республика конференциясе үткәрелде. Мәктәпләрнең 2-5 класс укучылары “Экология”, “Экологик проектлар”, “Эко-мода” секцияләре буенча үз эшләрен күрсәтте. Читтән торып сайлау турына 116 эш бирелгән иде. Бу этапта бигрәк тә Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән мәктәпләре актив катнашты. Жюри Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләреннән торды.
“Экология” секциясендә “Реклама экология сагында” дигән эше белән Бөгелмәнең 6нчы мәктәбе укучысы Анна Козина
Чаллы Экология һәм табигать саклау музеенда “Кама буе экологиясе” күргәзмәсе үткәрелде, анда иң яңа технологияләр буенча икенчел чималдан эшләнгән эшләнмәләр һәм материаллар, әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигать объектларын яңадан торгызуның яңа юнәлешләре күрсәтелде. Чарада Татарстан
Ноябрь аенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Утар бистәсе янында лицензиясез ком чыгару фактын ачыклады һәм төягеч, экскаватор, КамАЗ машинасы йөртүчеләрен тоткарлады, аларга карата “Җир асты байлыкларын лицензиясез куллану” РФ КОАП 7.3 статьясының 1 өлеше буенча беркетмә төзеде. Карьердан 4 мең кубометр чамасы ком алынган, табигатькә, экологлар исәпләгәнчә, 1 миллион 700 мең сумлык зыян салынган. Бу факт буенча
Чиләбе өлкәсе экология министры урынбасары Андрей Новоселовка Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре атмосфера һавасына автоматик контроль станциясен һәм күчмә экологик лабораторияне күрсәттеләр.
Татарстан территориясендә шундый 16 станция һәм 6 күчмә лаборатория эшли.
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Газпром мотор газы ягулыгы” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев “Татарстанда табигый газ сыеклау комплексы һәм криоген ягулык станцияләре челтәре төзү” инвестиция проектын тормышка ашыру турында килешү имзалады. Чарада шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
19-20 декабрьдә Казанның “Төзүче” стадионында, Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, баскетбол буенча плей-офф ярышлары булып узды. 1/8 финалда шобага буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасына каршы Инвестицион үсеш агентлыгы командасы уйнады. Ул этапны уңышлы узгач, ¼ финалда экологларга каршы Татарстан буенча федераль казначылык идарәсе командасы уйнады һәм җиңелде. Шулай итеп экологлар командасы ярымфиналга чыкты һәм мактаулы 4нче урынны алды.
Бүген Чаллыда “Чиста шәһәр синнән башлана!” дигән девиз астында чираттагы “Яшел урам” экологик акциясе үткәрелде. Аның максаты – шәһәр халкын көнкүреш калдыкларын аерым җыюга җәлеп итү иде. “Кәгазьчеләр” микрорайонында макулатураны, пластикны һәм металлны аерым җыю өчен Чаллыда икенче контейнер урнаштырылды. Акцияне үткәрергә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм җитештерү, куллану калдыкларын җыю, ташу һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче “ПромИндустрия” компанияләр төркем ярдәм итте.