Чаллыда «Кама буе экологиясе» күргәзмәсе

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Чаллы Экология һәм табигать саклау музеенда “Кама буе экологиясе” күргәзмәсе үткәрелде, анда иң яңа технологияләр буенча икенчел чималдан эшләнгән эшләнмәләр һәм материаллар, әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигать объектларын яңадан торгызуның яңа юнәлешләре күрсәтелде. Чарада Татарстан Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре, КФУның Чаллы филиалы студентлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм Чаллыда яшәүчеләр катнашты.

Максат – җәмәгать игътибарын әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә юнәлтү, табигатьтән рациональ файдалану өлкәсендә яңа технологияләр иңдерү, әйләнә-тирәлекне саклау проектлары буенча мәгълүмәт җиткерү.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International