Казан банк мәктәбе студентлары “Экология” фәне кысаларында семестр буе табигатьтән рациональ файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау закончалыкларын өйрәнәләр, бу тема аларны экологик нигезләнгән аңлы эшчәнлеккә юнәлтә. Шушы көннәрдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясе белгечләре алар өчен практик шөгыль үткәрде. Студентлар индустриаль ташлантылар һәм атмосфера һавасы анализы, су һәм туфрак анализы, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрендә булдылар, алардагы җиһазларны карадылар. Инспекция белгечләре исә аларның күптөрле сорауларына җавап бирде.
Мондый чаралар студентларга һөнәри ориентация бирү максатыннан үткәрелә.
Министрлыкның матбугат хезмәте