Бүген Чаллыда “Чиста шәһәр синнән башлана!” дигән девиз астында чираттагы “Яшел урам” экологик акциясе үткәрелде. Аның максаты – шәһәр халкын көнкүреш калдыкларын аерым җыюга җәлеп итү иде. “Кәгазьчеләр” микрорайонында макулатураны, пластикны һәм металлны аерым җыю өчен Чаллыда икенче контейнер урнаштырылды. Акцияне үткәрергә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм җитештерү, куллану калдыкларын җыю, ташу һәм эшкәртү белән шөгыльләнүче “ПромИндустрия” компанияләр төркем ярдәм итте.
Экология министрлыгы белгечләренең фикеренчә, калдыкларны аерым җыю һәм сортлау калдык полигоннарын бушатырга ярдәм итә һәм экономик файда китерә. Икенчел чималны шулай җыю пунктлары исә бу эш чылбырының беренче буыны булып тора. Икенчел эшкәртүнең бурычлары – ресурслар чикләнгәнлек проблемаларын чишү, очсызлырак чимал куллану исәбенә әзер продукциянең бәясен төшерү һәм әйләнә-тирәлекне пычратуга каршы көрәш.
Министрлыкның матбугат хезмәте