Бөгелмәдә тикшеренү һәм проект эшләренең С.Ф.Морозов ис. VIII ачык республика конференциясе үткәрелде. Мәктәпләрнең 2-5 класс укучылары “Экология”, “Экологик проектлар”, “Эко-мода” секцияләре буенча үз эшләрен күрсәтте. Читтән торып сайлау турына 116 эш бирелгән иде. Бу этапта бигрәк тә Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән мәктәпләре актив катнашты. Жюри Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләреннән торды.
“Экология” секциясендә “Реклама экология сагында” дигән эше белән Бөгелмәнең 6нчы мәктәбе укучысы Анна Козина, “Борынгы диңгез төбендә” дигән эше белән Казанның Ж.А.Зайцева исемендәге 122нче гимназия укучысы Арсен Гатауллин җиңеп чыкты. “Экологик проектлар” секциясендә “Пластик пакет – тере дөнья дошманы” проекты белән Кече Бөгелмә мәктәбе укучылары Газиз Сафин, Тимур Әмиров, “Кәгазьгә икенче тормыш” проекты белән Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе укучысы Галим Закиров җиңде. “Эко-мода” секциясендә “Эко-мода табигать чисталыгы өчен” проекты авторлары, 8нче мәктәп укучылары, “Яшь эколог” берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр Гадел Галиев, Диана Колупаева, Кристина Шәймәрдинова, Азалия Миңнуллина җиңде.
Министрлыкның матбугат хезмәте