Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының аппарат киңәшмәсендә 2015 елгы экологик күзәтчелек йомгаклары ясалды. Ел эчендә экологлар 7798 тикшерү үткәреп, 7055 закон бозу очрагын ачыклаган. Шулай буенча 362.6 миллион сумлык дәгъвәләр белдерелгән (2014 елда 105 миллион сумлык булган). Иң зур дәгъвә – “Баулы су каналы” ҖЧҖнә карата 313 млн сумлык дәъвә. Татарстан судлары экологик нормаларны бозып эшләгән 101 предприятиенең эшчәнлеген туктатып торган. Хокук саклау органнарына тапшырылган материаллар буенча 10 җинаять эше кузгатылган. Гражданнарның яр буйларына керүен чикләү буенча эш көчәйтелгән – 105 беркетмә төзелгән (2014 елда 20 булган).
Экология министры Фәрит Габделганиев күзәтчелекне дәвам итәргә, шул исәптән су саклау законнарын бозуларны ачыклау буенча эшләрне көчәйтергә кушты. Аның әйтүенчә, рөхсәтсез чүплекләрне булдырмау максатыннан кече һәм урта бизнестан калдыклар белән эш итү буенча хисаплар алуны оештырырга, шулай ук җәмәгать инспекторлары белән эшләүне көчәйтергә кирәк.
Министрлыкның матбугат хезмәте