Законсыз ком чыгарган өчен «кара казучылар» 1.7 миллион сум түләячәк

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Ноябрь аенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Утар бистәсе янында лицензиясез ком чыгару фактын ачыклады һәм төягеч, экскаватор, КамАЗ машинасы йөртүчеләрен тоткарлады, аларга карата “Җир асты байлыкларын лицензиясез куллану” РФ КОАП 7.3 статьясының 1 өлеше буенча беркетмә төзеде. Карьердан 4 мең кубометр чамасы ком алынган, табигатькә, экологлар исәпләгәнчә, 1 миллион 700 мең сумлык зыян салынган. Бу факт буенча барлык документлар арытаба чаралар күрү өчен хокук саклау органнарына җибәрелде. Казан шәһәренең 10нчы “Индустриаль” полиция бүлеге җинаять эше кузгатты. “Кара казучылар” РФ Җинаять Кодексының 171 статьясы (“Законсыз эшмәкәрлек”) буенча җәзага тартылачак.

Быел Экология министрлыгы инспекторлары Татарстан территориясендә 160 законсыз карьер казуны туктатты. Барлык салынган зыян 100 миллион сумнан артык булды (2014 елда 150 миллион сумнан артык иде). Күп кенә җинаятьләр кайнар эздән ачылды, байтагы вертолеттан карап ачыкланды, шуның аркасында табигатькә зыянны киметергә мөмкин булды. Лицензиясез карьер казуларны ачыклау кыш көне дә алып барылачак, дип белдерде бу уңайдан Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

Табигать саклау законнарын бозулар турында (843) 267-68-67 кайнар линиясе аша яисә eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша “Халык контроле” системасына хәбәр итәргә мөмкин. Быел 1 августтан башлап файдалы казылмаларны законсыз чыгару турында фото-видео-фиксация белән оператив белешмәләр биргән гражданнарга акча түләнә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International