Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казанның Идел буе районына законсыз кар өемнәрен ачыклау буенча рейд үткәрде.
“Безнең бүгенге бурыч ‒ язын кар эрегәч реагентларның, чүп-чар һәм башка пычраткыч матдәләрнең елгаларга, күлләргә, инешләргә төшүен булдырмау. Кар барлык таләпләр үтәлә торган махсус урыннарга ташылырга тиеш,” ‒ дип белдерде Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.
КФУның “Уникс” комплексында 2016 елның 29 январенда узачак “Зилант” XVI ачык шәһәр экология форумына эшләр кабул итү дәвам итә. Эшләрнең темасы – “Татарстан туфракларын саклау проблемалары”. Быел аеруча игътибар күләмле оештыру (агитбригадалар) һәм табигать саклау секцияләренә юнәлтеләчәк. Форумда актив катнашучылар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын Үзәк территориаль идарәсенең грамоталары белән бүләкләнәчәк.
Форумның юнәлешләре һәм номинацияләре:
1. Фәнни-тикшеренү юнәлеше. Докладлар “Флора, үсемлекләр экологиясе”, “Фауна, хайваннар экологиясе”, “Биоиндикация”, “Су проектлары. Гидроэкология”, “Аэроэкология”, “Аңлы кеше: социаль экология, психология”, “Индустриаль экология”, “Кеше саулыгы һәм экология” дигән 8 секциядә тыңлана.
2. Күләмле оештыру юнәлеше (агитбригадалар номинациясе).
18 январьда 9.30да “Корстон” үзәгендә (Казан ш. Ершов ур. 1А й.) Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясенең һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан идарәсенең берлектәге утырышы үткәрелә, анда 2015
Экология мәсьәләләренә битараф булмаучылар “Яшьләр карашында яшел технологияләр” бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла. Анда катнашу өчен 2016 елның 15 маена кадәр яшел технологияләр кулланыла торган җитештерү, экологик күзәтчелек буенча үз алымнарың турында фотоматериаллар, видео һәм слайдлар кулланып эшләнгән мәкаләләр, индустрия предприятиеләренең рәсми затлары белән кызыклы интервьюлар җибәрергә кирәк. Конкурста урта һәм һөнәри уку йортларында укучылар, югары уку
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклары министрлыгында Россия Федерациясе Тикшерүләр комитетының Татарстан идарәсе белән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде, шул турыдагы документка Россия Федерациясе Тикшерүләр комитетының Татарстан идарәсе җитәкчесе Павел
Республика халкының табигать саклау законнары бозылу турында кайнар линия телефоны, электрон почта, “Халык контроле” дәүләти мәгълүмәт системасы, “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аркылы биргән барлык хәбәрләре Республика иҗтимагый экологик кабулиятенә керә. Файдалы казылмаларны законсыз чыгару, рөхсәтсез чүплекләр, су объектына баруны чикләүләр, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр ташлау, атмосфера һавасын пычрату турында (843)267-68-67 телефоны, eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша
Татарстан территориясендә табигать саклау законнары бозылу турында хәбәр бирүчегә моңарчы 1 мең сум түләнә иде, ә 2016 ел башыннан алып 1.5 мең сум түләнә башлады. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде – рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны тулай кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су объектының су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу (туфракның уңдырышлы катламын бетерү) турындагы хәбәрләр өчен дә акча түләнә. Бозуларны фотога я видеога төшереп, Министрлыкның интернет кабулияте (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm) аша eco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр җибәрергә яисә Министрлыкка үзең килеп тапшырырга мөмкин. Мондый тәртипне кертү төп көчләрне хокук
Казанның Идел буе районында яшәүчеләр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Колгали урамы 36нчы йорт турысында канализация исе килү турында хәбәр иткән иде. Шул урынга Министрлыкның Үзәк территориаль инспекторлары барып, андагы хуҗалык-фекаль коеның бозылуын ачыклады, Үзәк аналитик контроль инспекциясе белгечләре пычранган туфрактан пробалар алды. Хәзер “Шәһәр төзү эшчәнлеге һәм предприятиеләрне
2016 елның 22 январеннан 25 февраленә кадәр Мәскәүнең Үзәк рәссам йортында “Баштагы Россия” III табигать фестивале үткәреләчәк. Аның программасы Россиянең барлык төбәкләреннән җыелган тиңдәшсез хайваннар дөньясы, ландшафтлар турындагы фотокүргәзмәдән, алдынгы табигать фотографларының мастер-классларыннан, кино караулардан, декоратив-кулланма сәнгать шөгыльләреннән торачак, ә төп игътибар Идел елгасына юнәлтеләчәк.
КФУның “Уникс” комплексында 2016 елның 29 январенда узачак “Зилант” XVI ачык шәһәр экология форумына эшләр кабул итү дәвам итә. Эшләрнең темасы – “Татарстан туфракларын саклау проблемалары”. Быел аеруча игътибар күләмле оештыру (агитбригадалар) һәм табигать саклау секцияләренә юнәлтеләчәк. Форумда актив катнашучылар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын Үзәк территориаль идарәсенең грамоталары белән бүләкләнәчәк.