Татарстан Экология министрлыгының һава мониторингы буенча тәҗрибәсе Чиләбедән килгән коллегаларга күрсәтелде

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Чиләбе өлкәсе экология министры урынбасары Андрей Новоселовка Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре атмосфера һавасына автоматик контроль станциясен һәм күчмә экологик лабораторияне күрсәттеләр.

Татарстан территориясендә шундый 16 станция һәм 6 күчмә лаборатория эшли. Алар башкарган анализ нәтиҗәләре он-лайн режимда ecokarta.tatar.ru сайтында урнашкан Экологик картага тапшырыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International