Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Газпром мотор газы ягулыгы” ҖЧҖ генераль директоры Михаил Лихачев “Татарстанда табигый газ сыеклау комплексы һәм криоген ягулык станцияләре челтәре төзү” инвестиция проектын тормышка ашыру турында килешү имзалады. Чарада шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
2013 елның 26 апрелендә Министрлар Кабинетының 283нче карары белән “2012-2023 елларда Татарстан Республикасында мотор газы ягулыгы базарын үстерү” дәүләт программасы расланган иде, аның буенча республикада пассажирлар йөртүдә, коммуналь хуҗалыкта, авыл хуҗалыгында, төзелештә кулланыла торган автотранспортның бер өлешен копримацияләнгән табигый газга күчерү күздә тотыла.
Экология министры Фәрит Габделганиевның әйтүенчә, эре шәһәрләрдә һәм индустрия төбәкләрендә атмосферага барлык пычраткычларның 70-80%ын бензин һәм дизель моторлары чыгара, әлеге программаны тормышка ашыру исә республиканың экологик торышын нык яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.
2013 елдан алып республиканың транспорт предприятиеләренә газ баллонлы 600дән артык автобус һәм 250дән артык коммуналь хуҗалык техникасы кайтарылды. Түбән Камада ике газ ягулыгы станциясе төзелде, хәзергә вакытта аны сынау-көйләү эшләре бара. “Газпром мотор газы ягулыгы” ҖЧҖнең Казан филиалы 2016 елда шундый ук станцияләрне Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә, Азнакайда, Алабугада, Лениногорскида, Алексеевск районында төзергә ниятли.
Программа кысаларында барлыгы 15 мең автотранспорт чарасы газ ягулыгына күчерү, республика территориясендә 60 газ ягулыгы станциясе һәм 150 автомобильләргә кысылган газ салу блогы төзү күздә тотыла.
Министрлыкның матбугат хезмәте