19-20 декабрьдә Казанның “Төзүче” стадионында, Татарстан Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында, баскетбол буенча плей-офф ярышлары булып узды. 1/8 финалда шобага буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасына каршы Инвестицион үсеш агентлыгы командасы уйнады. Ул этапны уңышлы узгач, ¼ финалда экологларга каршы Татарстан буенча федераль казначылык идарәсе командасы уйнады һәм җиңелде. Шулай итеп экологлар командасы ярымфиналга чыкты һәм мактаулы 4нче урынны алды.
Баскетбол ярышлары белән Татарстан дәүләт хезмәткәрләренең чираттагы спартакиадасы тәмам булды. Экология министрлыгы командасы тулай исәптә 5нче урынны алды.
Министрлыкның матбугат хезмәте