Мәктәпләрдә, балалар һәм үсмерләр иҗат коллективларында укучы һәм тәрбияләнүчеләр өчен Экология буенча халыкара ”Планета саулыгы? Минем кулда! – 2015” балалар иҗаты конкурсы оештырыла. Анда катнашу өчен быелның 31 декабренә кадәр рәсемнәр, плакатлар (компьютер графикасы кулланырга ярый), эшләнмәләр, видеороликлар яисә әдәби әсәр җибәрергә кирәк. Эшләр әйләнә-тирәлекне саклауның көнүзәк аспектларына, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклауга, экологик проблемаларны чишүгә багышланырга тиеш. Яшь категориясе – 17 яшькә кадәр. Чара Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы каршындагы Федераль экологик советның Экологик культура һәм белем бирү комиссиясе һәм Россия Федерациясе Федераль Җыелышының Федерация Советының Милләтнең табигать мирасын саклау советы катнашында үткәрелә. Конкурсның максаты – экологик белем бирүне үстерү, яшь буында экологик культура, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга сак караш формалаштыру, шулай ук үсмерләрне планетабызның табигать мирасын саклау өлкәсендәге проблемаларны чишүгә җәлеп итү.
Эшләр город Москва, улица Большая Татарская, дом 35, строение 7, офис 417 адресында кабул ителә.
Тел./факс: (495) 981-30-03, (495) 749-69-39.
Электрон почта: ecobez@list.ru.
Министрлыкның матбугат хезмәте