Әлмәт районында яшәүче һәркем икенчел чималны җимеш бирә торган алмагач үсентеләренә алмаштыра ала. 9 сәгатьтә Әлмәт ш., Әминов ур., 9а йорт адресы буенча Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты тарафыннан, ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белән берлектә, “Агачны бергәләп коткарыйк” табигать саклау акциясе оештырыла. Һәр 5 кг макулатура, 3 кг батарейка яки 0,5 кг пластик шешә өчен чарада катнашучылар агач үсентесе ала алачак.
Бүгенге көндә, санитар-экологик икеайлык башыннан бирле, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 975 мөрәҗәгать килде. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәбәрләрнең күпчелек өлеше – чүпне законсыз урнаштыру фактлары турында.
Әлмәт районындагы җирле фермадан чыккан терлекчелек калдыклары Морат елгасының пычрануына китергән. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре алган анализ үрнәкләре күрсәткәнчә, аммоний катнашмаларының чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән күләме 15 мәртәбә артык.
Балаларны урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру һәм кеше тормышында табигатьнең әһәмиятен ачып салу. Чистай районының “Мозаика” гомумүсеш төренә караган 20 нче балалар бакчасында экологик чара булып узды.
Калдыкларны ничек сортларга аерырга, чүп күпме вакыт эчендә таркала, көнкүрештәге кайсы предметларны экойорт тәшкил итә? Яр Чаллы педагогика университетының тарих-география факультеты студентлары экологик белем дәрәҗәләрен тикшерде һәм Яшел ГТО нормаларын тапшырды.
Бүген экологлар калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның 35 урынын ачыклады. Санитар-экологик икеайлык кысаларында Горьков тимер юлының Казан төбәгендә һәм Казан – Биектау – Восстание – Свияжск – Казан маршруты буенча тимер юллардан аерып алынган полосалар тикшерелде.
30 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйды.
Ютазы районында нефть үткәргеч тишелеп, нефть агу нәтиҗәсендә 105 кв. метр туфрак зыян күргән. Дым Тамак авылы янәшәсендә, кар эрүдән барлыкка килгән су белән бергә, нефть сазлыклы урынга түгелгән. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторларының Татар табигать саклау районара прокуратурасы таләбе буенча әлеге урынга вакытында чыгуы тискәре нәтиҗәләрне оператив рәвештә бетерергә ярдәм итте.
Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 623 мөрәҗәгать килде. Шулардан 168 мөрәҗәгать "Мәктәп эко-патруле" телефон программасы аша, 161 – "Халык контроле" системасыннан, 127 мөрәҗәгать WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары аша алынды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 167 мөрәҗәгать алынды.
Экологлар Әлмәттә тулысынча төзелеш калдыклары белән чүпләнгән предприятие базасын ачыклады. Барча территориядә – яраксызланган тәгәрмәчләр, төзелеш һәм агач калдыклары, полиэтилен, һава һәм май иләгечләре, пластмасса савытлар, кара металл ломы. Карау барышында предметлар өслегендә нефть продуктлары эзләре ачыкланды.