Республикада метрология өлкәсендә кимендә 3 ел дәвамында эшләүче предприятиеләрнең һәм оешмаларның хезмәткәрләре "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" конкурсында катнашу өчен чакырыла. Конкурс метрологларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, аларның квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри компетентлылыгын үстерү максатларында уздырыла.
Бөек бәйрәм – Җиңү Көне уңаеннан Әлмәттә 480 данә күләмендә өрәңге һәм юкә үсентесе утыртылды. Яшеллек утырту буенча экология акциясендә Әлмәт районы Башкарма комитеты җитәкчеләре, Татарстан Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.
Бүген вертолет белән тикшерү барышында табигать саклау законнары бозылуның 214 очрагы ачыкланды. Чистай, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Тукай, Алабуга, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре территорияләрен карау буенча рейдны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков уздырды. Ачыкланган фактлар арасында – калдыкларны законсыз урнаштыру урыннары, су объектларына агынты агызу, гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз алу очраклары.
Мамадыш шәһәрендә калдыкларны аерым туплау программасына старт бирүгә багышланган "Яшел урам" экологик акциясе узды. Табигать саклау инициативасына тантаналы старт бирү чарасында ТР ДС Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР Экоминистрлыгының Чулман территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров, "Чиста булачак" яшьләр экология хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова катнашты.
Татарстанның "Яшел планета" төбәк бүлеге активистлары шундый шигарь белән ерак сәяхәткә – "Руский Север" илкүләм паркына юл тотты. Махсус сакланучы территория – "Русский Север" илкүләм паркы Вологодск өлкәсендә 1992 елда барлыкка килә һәм Вологодскидагы күл буеның уникаль табигый комплексларын һәм төбәкнең бай тарихи-мәдәни мирасын саклау өчен хезмәт итә.
Лениногорск шәһәрендәге территорияне чүпләгән өчен Казан компаниясенә 100 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. ТР Экоминистрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан очыш барышында экологик таләпләрне бозып, кара металл калдыкларын саклау факты ачыкланды. Экологлар билгеләгәнчә, кабул ителгән барча ломны предприятиедә ачык урында саклаганнар, әвеслекләр һәм явым-төшем суларын агызу челтәрләре юк. Җитештерү калдыклары белән чүпләнгән территориянең мәйданы 32 кв. м. тәшкил итә.
Буа шәһәренең "Әкият" гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасында илнең төп елгасы – Идел турында сөйләштеләр. Педагоглар белән берлектә бакча балалары экологик бәйрәм әзерләгән иде.
Масштаблы җыештыру эшләре, агачлар утырту, экологик мастер-класслар, иҗат һәм спорт мәйданчыклары. Бүген Казанның Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә Үзәкләштерелгән өмә узды. Табигать саклау акциясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Президенты, Министрлар Кабинеты һәм Дәүләт Советы Аппаратлары хезмәткәрләре катнашты.
Бу шимбәдә Казанда үзәкләштерелгән өмә узачак. Табигать саклау акциясе 10 сәгатьтә Ишкәкле спорт төрләре үзәге янәшәсендә старт ала.
Чистайда суднолар ремонтлау заводында барлыкка килгән һәлакәт нәтиҗәләрен анализлау максатында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе белгечләре су үрнәкләрен алды. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, нефть продуктлары 15 мәртәбә артып киткән.