Санитар-экологик икеайлык башыннан бирле, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 623 мөрәҗәгать килде. Шулардан 168 мөрәҗәгать "Мәктәп эко-патруле" телефон программасы аша, 161 – "Халык контроле" системасыннан, 127 мөрәҗәгать WhatsApp һәм Telegram элемтә каналлары аша алынды. Гражданнарны шәхсән кабул итү барышында һәм Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша 167 мөрәҗәгать алынды.
Санитар-экологик кысаларында республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасы көчәйтелгән режимда эшли. Табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;
- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте