Буа районында территорияләрне җыештыру чарасында 800дән артык кеше катнашты. Муниципаль берәмлекләрнең хезмәткәрләре, мәктәпләрдә укучылар һәм шәһәр халкы ишегалды һәм йорт яны территорияләрен чистартты, юл буйларыннан чүп-чар җыйды, агачларны агартты.
Бүген Әстерханда Түбән Идел бассейны округы Бассейн советының 19 нчы утырышы булды. Эшлекле очрашу кысаларында Россия Федерациясе субъектларында язгы ташуны уздырып җибәрү, Россия Федерациясендә уздырыла торган Волонтерлык елы кысаларында гамәлгә ашырылучы чаралар турында, 2019 елга һәм 2020-2021 елларның план чорына Россия су ресурсларының Россия Федерациясе субъектларындагы бюджет проектларын яклау турында мәсьәләләр каралды.
Казан шәһәренең 169 номерлы мәктәбенең 4 сыйныфында укучы Алисә Бортякова ике атна эчендә 15 килограмм батарейка җыйган. Татарстан башкаласында яраксызланган батарейкаларны кая тапшырырга мөмкин булуы хакында укучы кыз үзе белгән. Киләчәк экологиясе турындагы телетапшыруга кызыгып, Алисә мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары арасында аларның чүпне аралап җыюга әзер булу-булмавына карата сораштыру уздырган. Тикшеренүнең икенче өлешен Казандагы куркынычлы калдыклар темасына багышлаган һәм укытучы Лилия Хәсәнова белән гражданнар өчен үтемле урыннар картасын төзегән.
Мамадышның үз чистарту корылмалары эшли башлады. Биологик чистарту корылмаларын тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү чарасында ТР Газлаштыру, энергияне сак куллану технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды генераль директоры Җәүдәт Миңнеәхмәтов, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе башлыгы Наил Гарипов, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашты. Республика программасы кысаларында төзелгән чистарту корылмалары шәһәрдә чистартуның заманча технологияләрен гамәлгә кертергә һәм чистартылмаган агынтыларның Нократ елгасына эләгүен чикләргә мөмкин иткән.
30 мең м2 чистартылган территория, 40 меңгә якын актив катнашучы. Әлмәт районы республикада быел гамәлгә ашырылучы санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча алдынгы итеп танылды.
Казандагы предприятиеләрнең берсе административ җәза үтәячәк. Артезиан коесыннан җир асты суларыннан файдаланган өчен завод хисаплылыкны (4-ЛС формасы) вакытында тапшырмаган. Әлеге факт РФ КоАП 7.3 ст. 2 өл. ("Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны һәм (яки) билгеләнгән тәртиптә расланган техник проект таләпләрен бозып файдалану") буенча хокук бозу булып санала. Билгеләп узарга кирәк, әлеге оешма җитешсезлекне бетерү турында элегрәк тә кисәтелгән булган, ләкин үз бурычларын үтәмәгән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен өйрәнү семинары узды. Көн тәртибендә каралган төп мәсьәлә – экологик проектны тормышка ашыру өчен ничек грант алырга? Экспертлар республика бюджетыннан субсидияләр алу өчен конкурста катнашу буенча узарга кирәкле этаплар турында тулырак итеп сөйләде.
Атмосферага, су объектларына, әйләнә-тирә мохиткә, кешенең сәламәтлегенә антропоген йогынты дәрәҗәсен билгеләделәр һәм ул гына да түгел. Чүпрәле районында тикшеренү эшләре буенча "Экология һәм без" дигән II фәнни-гамәли конференция узды.
25 апрельдә Бөтендөнья пингвиннар көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм пингвинсыманнар гаиләсен саклау мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатында булдырылган.
Мәктәп укучыларының Россиякүләм экология олимпиадасының йомгаклау этабына нәтиҗә ясалды. Быел ул Санкт-Петербург шәһәрендә Сәнәгый технологияләр һәм дизайн университеты базасында узды. 200 артык укучы – Россиянең төрле төбәкләреннән 9-11 сыйныфларда белем алучы балалар иң акыллы яшь экологлар исемен яулау өчен көч сынашты. Финал этабында балаларга теория буенча биремнәр үтәргә һәм үзенең шәсхи экологик проектын якларга кирәк иде.