30 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарга кул куйды. Документ нигезендә янгынга каршы махсус режим чорында түбәндәгеләр тыела:
- корыган үләнгә һәм чүп-чарга ут төртү;
- ачык утта (учакта, мангалда) азык әзерләү;
- урманда янгын чыгу куркынычы янаган торак пунктлары территорияләрендә, урман кишәрлекләре белән чиктәш торучы гражданнарның яшелчә бакчаларында һәм дача коммерциясез берләшмәләрендә, балаларны савыктыру лагерьларында, икътисад, савыктыру оешмалары объектларында, шулай ук урман-парк зоналарында, торфлы урыннарда һәм урман биләмәләре белән күрше торучы ачык территорияләрдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар турында" 12.04.2014 № 236 карары белән расланган исемлеккә туры китереп, 1-3 класс куркынычлылыгына караган пиротехник эшләнмәләрне куллану.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте