Экологлар Әлмәттә тулысынча төзелеш калдыклары белән чүпләнгән предприятие базасын ачыклады. Барча территориядә – яраксызланган тәгәрмәчләр, төзелеш һәм агач калдыклары, полиэтилен, һава һәм май иләгечләре, пластмасса савытлар, кара металл ломы. Карау барышында предметлар өслегендә нефть продуктлары эзләре ачыкланды. Кишәрлекне чүпләгән өчен, хисаплылык тапшырмаган, калдыклар белән эш итүне исәпкә алу журналының булмавы һәм тискәре йогынты ясау объекты буларак объектны дәүләт исәбенә кую бурычы үтәлмәгән өчен ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан оешмага карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде:
– РФ КоАП 8.2 ст. буенча ("Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерә торган матдәләр яисә башка төрле куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү");
– РФ КоАП 8.46 ст. буенча ("Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны дәүләт исәбенә кую буенча заявка тапшыру, исәпкә алу белешмәләрен актуальләштерү өчен мәгълүматлар тапшыру буенча бурычларны үтәмәү яисә вакытында үтәмәү").
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте