Чаллыда гражданнарны кабул итү

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Чаллыда гражданнарны кабул итү үткәрелде. Автошәһәрдә яшәүчеләрнең сорауларына Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов җавап бирде. Атап әйткәндә, медицина калдыкларын һәм битумны утильләштерү тәртибе белән кызыксынучылар булды. Мәсьәлә буенча эш алып барыла. Рөстәм Камалов шулай ук “Халык контроле” проекты турында ди искә төшерде. Ул дәүләт хакимияте органнары һәм гражданнар арасында мөнәсәбәтнең бердәм системасы булып тора, муниципаль һәм дәүләти хезмәтләр порталында гамәлгә кертелгән. “Халык контроле” проекты муниципаль хакимиятнең һәм республика халкының Татарстан территорияләрендә тәртип урнаштыру буенча тырышлыкларын берләштерүгә хезмәт итә. Экологик законнарны бозулар турында 267-68-87 номеры буенча да хәбәр итәргә мөмкин.

Видеосюжетка юнәлтмә: http://www.stv-media.ru/about/news/detail.php?ID=11271

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International