Закон боздылар

2013 елның 2 апреле, сишәмбе
 “Пычрак карны Аккош күле районындагы табигать саклау зонасына чыгарып түгәләр”. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бүген әнә шундый хәбәр килде. Үзәк территориаль идарә инспекторлары анда карның санкциясез түгелүен ачыклады.
Җирле әһәмияттәге “Аккош күле” урман паркы аеруча саклаулы табигать территориясе булып тора. Хәзер закон бозучыларның кемлеге ачыклана, шаһитларның күрсәтмәләре буенча, пычрак кар төялгән “КамАЗ”лар берничә булган, берсе генә бушатырга өлгергән, калганнары, кешеләрнең ачулануын күреп, кире борылганнар. Экологик закон бозучыларны штраф көтә.
“Аккош күле” урман паркы территориясе якын көннәрдә тәртипкә китереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International