Бакчачылар җыелышы

2013 елның 2 апреле, сишәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре “Төзүче” бакча ширкәте җыелышында катнаштылар.
Җыелышта Түбән Кама шәһәре һәм районының экологик торышы тикшерелде. Министрлык хезмәткәрләре объект һәм территорияләрдә җитештерү һәм кулланыш калдыкларын җыю, куллану, зарарсызлау, ташу, саклау һәм күмүгә карата экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләр турында искәрттеләр, экологик һәм санитар-эпидемиологик закон бозуларны ачыклау һәм бетерү очраклары турында сөйләделәр.
Түбән Кама муниципаль районы территорияләренең яхшы санитар-экологик торышын тәэмин итү өчен Кама аръягы территориаль идарәсе тарафыннан тикшерүләр оештыру планы төзелгән.
Кама аръягы территориаль идарәсе материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International