«СЫЕРЧЫКЛАР КИЛДЕ»

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе
3 апрельдә 11.00дә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75) “Сыерчыклар килде” акциясе башлануга багышланган матбугат конференциясе була. Акция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Максидом” компаниясе ярдәмендә үткәрелә. Аның максаты – балаларны һәм үсмерләрне зур шәһәрләрдә кошлар оялау урыннары җитмәү белән бәйле проблемаларны чишүгә җәлеп итү. Акция барышында балалар үзләре сыерчык оялары һәм җимлекләр ясарга тиеш булачаклар. Бөтен кирәкле материалларны Казан төзелеш товарлары кибете бирә. Конкурста катнашуга гаризалар 2013 елның 21 апреленә кадәр www.maxikonkurs.ruсайтында кабул ителә. Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркында йомгак ясалганнан соң иң яхшы эшләрнең авторларына призлар биреләчәк. Барлык эшләнмәләр Казан паркларында урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International