Рәсемнәр конкурсы

2013 елның 3 апреле, чәршәмбе
Табигатьне сакларга башлангыч класс укучылары өнди. Өлкән буыннарга үз теләкләрен алар рәсемнәр аша тапшыралар. Татарстанда “Балалар илне сүрәтли” дигән 7нче республика телевидение конкурсы үткәрелә. Быелгы темалар Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына һәм Универсиадага багышланган. Конкурсның чираттагы этабы Чистай шәһәрендә булып үтте. Аны оештыручылар – ДТРК “Татарстан” телерадиокомпаниясе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, “Бердәм Россия” партиясе. Максаты – Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстанда игълан ителгән Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы идеяләрен халыкка киң белгертү.
Конкурс 2013 елның 25 мартыннан 27 маена кадәр өч этапта үткәрелә. Май азагында йомгаклар ясалып, җиңүчеләр аталачак.


http://trt-tv.ru/news/universiada-glazami-yunyx-tatarstancev/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International