Республикада “Татарстан Республикасының 2013 елгы балалар бакчасы” дигән конкурс үткәрелә. Анда катнашучыларга “2013 елгы шәһәр балалар бакчасы” һәм “2013 елгы авыл балалар бакчасы” дигән номинацияләр тәкъдим ителгән, моннан тыш алты кызыксындыру номинациясе дә бар: мәктәпкәчә яшьтәгеләр белән физкультура-савыктыру эшләрен иң яхшы оештыру; мәктәпкәчә яшьтәгеләрне экологик тәрбияләүне иң яхшы оештыру; иң яхшы хосусый балалар бакчасы; тәрбияләнүчеләр белән коррекцион эшне иң яхшы оештыру; балаларны урам һәм юлларда куркынычсыз йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне иң яхшы оештыру; иң яхшы аз комплектлы балалар бакчасы.
Конкурс бер ай дәвамында үтәчәк, йомгаклар апрель азагында ясалачак. Призлы урыннарны алган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм лауреатлар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан буенча ГИБДД МВД идарәсе дипломнары һәм призлары белән бүләкләнәчәк.