Кече Буа авыл җирлеге территориясендә Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе белгечләре Буа урманчылыгы, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре, «Буа газы» хезмәткәрләре, ТР Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте һәм волонтерлар белән берлектә «Агач утырт» экологик акциясен үткәрделәр. Катнашучылар 9 мең ылыслы агач утырттылар.
Санитар икеайлык кысаларында экологлар санкцияләнмәгән чүплекләрне ачыклауны дәвам итә. Мониторинг вакытында хокук бозулар Азнакай шәһәрендә һәм Ютазы районында ачыкланды.
Буаның «Теремок» балалар бакчасы базасында «Эко-мәктәпләр / Яшел флаг» халыкара программасын гамәлгә ашыру кысаларында экологик белем бирү буенча XIV Бөтенроссия педагогик идеяләр фестивале узды. Анда ТР Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары катнашты.
ТР Экология министрлыгына Казанның Яңа Савин районында калдыкларны законсыз җыюның берничә урыны турында мәгълүмат килде. Үзәк идарә инспекторлары «Савиново» торак массивы территорияләрен һәм Фатыйх Әмирхан урамын тикшерергә чыктылар.
Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара форумы кысаларында «Сәнәгать шәһәрләре экологиясе, яки эре мегаполислар халкы өчен яшәү тирәлеге иминлеген ничек тәэмин итәргә» сессиясе узды, анда Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Казанның экологик үсеше турындагы доклад белән чыгыш ясады.
2025 елның 13-15 маенда «Байтик» сәламәтләндерү-укыту комплексы базасында (Крутушка бистәсе) «Экодулкын» яшьләр экология оешмаларының IX Республика форумы уза.
Санитар-экологик икеайлык барышында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары Зәй районы территориясендә калдыклар ташлану урынын ачыклады. Калдыклар – бетон әйберләр һәм төзелеш кирпече.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында республика елгалары һәм сулыкларының экологик торышын яхшырту буенча фәнни-тикшеренү эшләре барышында ачыкланган проблемалы мәсьәләләрне хәл итү һәм тискәре йогынты факторларын бетерү өчен сынау объекты – Казансу елгасы мисалында төзелгән ведомствоара эшче төркемнең беренче киңәшмәсе булды.
Санитар экологик икеайлык кысаларында Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай һәм Мөслим районнарына мониторинг үткәрделәр. Тикшерү вакытында экологлар ике чүплек таптылар.
Май аенда Әлмәттә яшәүче битараф булмаган кешеләр SUNSUP сап-клубы белән ТР Экология министрлыгы һәм Көньяк-көнчыгыш идарәсе инспекторлары ярдәмендә мавыктыргыч өмә үткәрделәр. Су такталарында йөргәндә 20 катнашучы Дала Зәе елгасыннан һәм аның ярларыннан чүп-чар җыйды.