Татарстанның яшь экологлары "Урман сукмакларын саклаучылар" лагерена җыелды

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Татарстанда табигать һәм экология белән мавыгучы мәктәп укучылары өчен гадәти булмаган смена башланды. 2025 елның 4-10 августында Крутушка бистәсендәге "Байтик" комплексы территориясендә Татарстан Экология министрлыгы ярдәмендә "Чиста булачак" яшьләр хәрәкәте тарафыннан оештырылган "Урман сукмакларын саклаучылар" палаткалы лагере уза.

Сменада Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 9-17 яшьлек 46 бала катнаша. Атна дәвамында укучылар табигатьтә ял итеп кенә калмыйча, экология турында яңа белемнәр дә алалар, туган якның биологик төрлелеген өйрәнәләр һәм табигатьне саклау күнекмәләрен үзләштерәләр, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Лагерьның программасы төрле экологик чараларга бай: елга буйлап сплавлар, экологик квестлар, табигатьтә интерактив дәресләр һәм әйләнә-тирә мохит белән үзара бәйләнеш буенча гаамәли мастер-класслар үткәрелә.

Яшь экологларны Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Насретдинов Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин белән сәламләде.

"Экология белән шулкадәр мавыккан яшь кешеләрне күрү сөендерә. Нәкъ менә сез, балалар, республикабызның һәм илебезнең экологик киләчәген билгеләячәксез. Бүгенге экологик тәрбия – ул иртәгә булачак чиста һәм сәламәт планета турында кайгырту. Министрлык сезнең табигатьне саклауга юнәлтелгән инициативаларыгызны һәм проектларыгызны һәрвакыт хуплаячак", - дип мөрәҗәгать итте Илнур Мөнир улы сменада катнашучыларга.

Очрашу барышында Илнур Насретдинов Экология министрлыгы эше турында җентекләп сөйләде.   Дискуссиядә иң актив катнашучыларга иң кызыклы сораулар өчен Экология министрлыгы символикасы төшерелгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Якын көннәрдә сменада катнашучыларны Идел-Кама тыюлыгына һәм "Зәңгәр күлләргә" экскурсияләр, иҗади конкурслар, спорт уеннары һәм туган як табигате турында күп яңа белемнәр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International