Тукай районында экологлар законсыз чүплек таптылар

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Элегрәк Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары һәм район прокуратурасы хезмәткәрләре Тукай районында тикшерү үткәргәннәр иде инде. Ул вакытта Яңа Троицкий авыл җирлегендә мәйданы 116 кв.м, күләме 40 куб.м булган чүплек табылган иде.

Бу юлы территорияне журналистлар белән бергә тикшерделәр. Участокта көнкүреш чүп-чарлары, мебель, металл ватыгы, полиэтилен пленка һәм пыяла бар иде. Урында шулай ук яну эзләре дә табылды.

Кама буе территориаль идарәсе тарафыннан тикшерү йомгаклары буенча авыл җирлеге башкарма комитетына  мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау һәм калдыкларны бетерү буенча чаралар күрү турында кисәтү бирелде. Шул ук вакытта район прокуратурасы җирлек башлыгы адресына күрсәтмә дә кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International