Татарстанга эш визиты кысаларында РФ экология министры урынбасары Максим Корольков Казан канализациясенең биологик чистарту корылмаларын һәм утырымны термик эшкәртү цехын карады

2025 елның 2 августы, шимбә

Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Идел елгасына керә торган пычранган агынтылар өлешен киметү максатыннан өч этапта барды. 

Татарстанның агынты суларының 42% өлешен чистартуны тәэмин иткән Казанның БЧК Иделнең төп 200 пычраткычы исемлегенә кергән.

Эшләр 2021 елдан 2024 елга кадәр Татарстан Төзелеш министрлыгы контролендә дәүләт оешмалары һәм подрядчылар катнашында барды. 

2025 елның июнендә кышкы чорда чистарту эшен оптимальләштерү өчен тикшеренүләр һәм модельләштерү үткәрелде.

БЧК реконструкцияләү, ләм кырларын рекультивацияләү һәм утырымнарны термик эшкәртү цехын төзү Татарстанның экология мәсьәләләренә системалы якын килүен тәэмин итеп, комплекста алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International