15 августка кадәр «Хезмәт кешесе» премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе һәм «СИЗ» ассоциациясе тарафыннан оештырылган «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясе Россия төбәкләрендә эшче һөнәрләренең абруен ныгытуга һәм хезмәт казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән. 18 яшьтән 50 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала.

Сайлап алу өчен 6 номинация бар:

«Технологик лидер» – инновацион технологияләр керткән, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәргән, яңа продуктлар һәм чишелешләр эшләгән кандидатлар өчен.

«Иң яхшы остаз» – яшь белгечләрнең һөнәри аякка басуына зур өлеш керткән, тәҗрибә һәм белемнәр тапшырган, кадрлар потенциалын үстерүгә ярдәм иткән хезмәткәрләр өчен.

«Яшь белгеч» – һөнәри эшчәнлекләрендә зур уңышларга ирешкән, инициатива һәм һөнәри үсешкә омтылыш күрсәткән яшь хезмәткәрләр категориясенә керүче (18 яшьтән 35 яшькә кадәр) кандидатлар өчен.

«Гаилә хезмәт династияләре» – ким дигәндә өч буын бер һөнәр иясе булган кандидатлар яки гаиләнең барлык әгъзаларының бер һөнәрдә яки бер предприятиедә гомуми хезмәт стажы кимендә 50 ел тәшкил иткән гаилә вәкилләре өчен.

«Ветераннар советы» – хезмәт традицияләрен һәм тупланган тәҗрибәне саклауга зур өлеш керткән предприятиеләрнең атказанган хезмәткәрләре оешмасы җитәкчесе яисә вәкиле булган кандидатлар өчен.

«Хезмәттә патриотик тәрбия» – яшьләрне хезмәттә патриотик тәрбияләүдә күпьеллык уңышлы тәҗрибәсе булган оешманың җитәкчесе яисә вәкиле булган кандидатлар өчен.

Барлык нечкәлекләрне рәсми сайтта карап була: https://премиячеловектруда.рф/#rec1141921736

Ел саен үткәрелә торган «Хезмәт кешесе» илкүләм премиясендә катнашуга гаризаларны электрон адреска җибәрергә кирәк: Irina.Sergeeva@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International