Казанлыларның «Халык контроле» системасындагы хәбәрләре нигезендә Үзәк территориаль идарә инспекторлары Идел буе районын тикшерделәр. Мониторинг барышында экологлар Склад урамында асфальт калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар. Пычратуның гомуми мәйданы 44 кв.м тәшкил итә, чүплек күләме – 62 куб.м.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләренә мәҗбүри таләпләрне бозмау турында кисәтү җибәрелде.
Табигатьне саклау законнары бозылу фактлары турында безгә түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә мөмкин:
- «ПОС» кире элемтә платформасында;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.