Татарстанлылар табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуларны ачыклауда ярдәм итүләрен дәвам итәләр: экологик кабул итү системасына 3680 мөрәҗәгать керде

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә татарстанлылардан 3680 мөрәҗәгать килде.

Министрлыкның интернет-кабул итү системасы аша 1639 хәбәр килде, «Мәктәп экопатруле» кушымтасына 1117 мөрәҗәгать кабул ителде. «Халык контроле» системасында 820 мөрәҗәгать һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 104 мөрәҗәгать теркәлгән.

Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 1906 хәбәр (шуларның 1117се «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына – 571, суның сыйфатына – 405 һәм башка мәсьәләләр буенча 798 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән.

Экокабул итү системасына килгән 3680 мөрәҗәгатьнең 3277се инде каралган һәм экологлар тарафыннан хәл ителгән.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- «ПОС» кире элемтә платформасында;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International