Лесное күлендә аквалангистлар катнашында экологик акция узды

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Бу ял көннәрендә Лесное күлендә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә зур экологик акция үткәрелде.

Чарада 70 кеше катнашты. Уртак тырышлык белән 46 капчык чүп-чар җыелды. Акциянең үзенчәлеге булып Алексей Леонов исемендәге су асты фәнни-тикшеренү отряды аквалангистларының катнашуы торды, алар сулык төбен тикшерделәр һәм чистарттылар.

Катнашучылар уңай динамиканы билгеләп үттеләр: җыелган чүп-чар саны елдан-ел кими бара. Чагыштыру өчен, 2024 елда шул ук күлдә 75 капчыктан артык калдык җыелган булган.

Табылган әйберләр арасында традиция буенча пыяла һәм калай шешәләр, азык-төлек төргәкләре, автомобиль шиннары күп иде. Иреклеләр тарафыннан җыештыру вакытында табылган тавыш яздыру приборы гадәти булмаган табыш булды.

Мондый экологик акцияләр табигать территорияләрен чистартуда гына түгел, республика халкы арасында әйләнә-тирә мохиткә җаваплы мөнәсәбәт булдыруда да мөһим роль уйный, бу исә «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International