ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2025 ел
сишәмбе

Балык Бистәсе районы территориясен мониторинглау барышында калдыкларны рөхсәтсез җыю урыны ачыкланды. Балтач авылында урнашкан җир кишәрлегендә төзелеш калдыкларын ташлау урыны теркәлде.  Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы 300 кв.м тәшкил итә.

«АБВГДейка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ТР Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсендә булдылар. Балалар өчен экскурсия уздырылды, анда алар экология һәм лаборатор тикшеренүләр дөньясына чума алдылар.

Кайбыч районы территориясен тикшергәндә Иске Тәрбит авылы читендә рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыны табылды. Чүплекнең гомуми мәйданы 105 кв.м тәшкил итә.

16 октябрьдә Ленинград өлкәсенең Волосово шәһәрендә Россия балалар экологик киносы көне – халыкара катнашында Бөтенроссия фестивале узачак. Чара "Экологик иминлек" илкүләм проекты максатларына ярдәм итү өчен иҗади аңлау  аша туган якның әйләнә-тирә мохит проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 

Ык буе идарәсе инспекторлары санитар икеайлык кысаларында Ютазы районының Бәйрәкә авылы янында көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын ачыкладылар. 


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

Буадагы «Теремок» һәм «АБВГДЕЙКа» балалар бакчаларында экологлар балаларны табигать турында кайгырту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар үсемлекләр һәм хайваннар белән бәйле биремнәрне үтәделәр, шулай ук уен форматында әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт ысулларын – чүп-чарны ничек дөрес сортларга, агачларны ни өчен утыртырга һәм урманда үзеңне ничек тотарга кирәклегенә өйрәнделәр.

Экологлар республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 2056 мөрәҗәгатьнең 1298ен карап чыкканнар һәм хәл иткәннәр.

Татарстан Республикасы Геоүзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды. Учреждение хезмәткәрләре азатлыгыбыз һәм чәчәк атуыбыз өчен гомерләрен биргән геройларны искә алдылар.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Ык буе идарәсе инспекторлары Азнакай шәһәрендә, Мөслим һәм Баулы районнарында өч чүплек таптылар.

«Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсына инде 1018 гариза килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International