ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәттә «ЭКО-DAY» яшьләр экологик форумы узды. Чарада 100 дән артык кеше катнашты. Алар «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активистлары, волонтерлар һәм 7-11 сыйныф укучылары.

Бүген Әминә Камалиева — Ык буе идарәсе башлыгы Хәлил Мөстәкыймовның оныгы бабасы истәлегенә шигырь укый.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский  интервьюда Татарстанда Иделне савыктыру буенча алты еллык федераль проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, су объектларын савыктыру, Нокса һәм Мәләкәсне чистарту буенча яңа федераль проект турында сөйләде.

Чишмә Әлмәт районы Ямаш авылы янында урнашкан. Халыкта аны «Изге сабый башы» дип атыйлар. Картлар әйтүенчә, исем 80нче елларда ук барлыкка килгән, ул вакытта түбәнге калкулык янында чишмә бәреп чыккан һәм сабыйның башын хәтерләткән.

Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары тарафыннан Әлмәт шәһәренең Р. Фәхретдин урамында рөхсәтсез калдыклар урнаштыру факты ачыкланды. Пычранган кишәрлекнең  мәйданы 5 200 кв.м тәшкил итә. 


1
май, 2024 ел
чәршәмбе

«Экояз» республика конкурсы 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык белән бергә старт алды. Бу вакыт эчендә Татарстанда яшәүчеләрдән 906 гариза килгән.


30
апрель, 2024 ел
сишәмбе

«Парклар маршы - 2024» акциясе кысаларында Чаллы буйлап балалар рәсемнәре һәм плакатлар белән бизәлгән экологик трамвай узды.

Ике айлык кысаларында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары  Чаллыда экология мониторингы үткәрделәр.

Төньяк идарә инспекторлары әйләнә-тирә дөньяга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында экодәрес үткәрде. Алар планетаны чиста саклап калу өчен ниләр эшләргә кирәклеген сөйләделәр, сабыйларны мөһим экогадәтләр һәм табигать турындагы гаҗәеп фактлар белән таныштырдылар.


29
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Зәлинә Гыйматдинова - Идел аръягы идарәсе баш белгече Ләйсән Гыйматдинова кызы  бабасы истәлегенә сугыш турында шигырь сөйли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International