Алабуга районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Экологлар халыкның Танай елгасына һәм аның яр буйларына керү мөмкинлегенең чикләү очрагын билгеләделәр.
Танай авылында экологлар җирле шәхси эшкуар тарафыннан елганың су саклау зонасында агач койма урнаштырылуын теркәделәр, бу РФ Су Кодексына каршы килә, аның нигезендә яр буе полосасы гомуми файдалану өчен билгеләнгән һәм аңа керү ирекле булырга тиеш. Бу койма атлар тоту һәм үрчетү өчен оештырылган киртәнең бер өлеше булып хезмәт итә.
Татарстан Экология министрлыгы тарафыннан шәхси эшкуарга мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерелде. Әгәр дә койма ирекле рәвештә бетерелмәсә, барлык материаллар судка җибәреләчәк.