Санитар-экологик икеайлык кысаларында экологлар Нурлат һәм Әлмәт районнарында рөхсәтсез калдыклар чыгару урыннарын ачыкладылар.
Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары Әтнә районының Бәрәзә мәктәбе укучылары өчен су ресурсларына һәм зур елга – Иделгә багышланган мавыктыргыч экодәрес үткәрделәр.
Экология министрлыгының Идел-Кама идарәсе инспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән бергәләп, Яңа Дума авылында санкцияләнмәгән чүплек таптылар. Калдыклар 500 кв.м. мәйданда урнаштырылган, күләме – 30 куб.м.
Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буаның «Светофорик» балалар бакчасындагы тамашага кунак булдылар. Бакчада тәрбияләнүчеләр «Табигатькә дус бул» дигән экологик әкият әзерләгәннәр иде.
Мөрәҗәгать белән бәйле рәвештә, Үзәк идарә инспекторлары Казанның Мәскәү районын тикшерде һәм урынга чыкканда гомуми мәйданы 314 кв.м, күләме 429 куб.м булган рөхсәтсез чүплек таптылар.
Татарстанның Экология министрлыгы Кызыл китапка кертелгән кошларны кайтару буенча уникаль проектның өченче этабын башлап җибәрде.
Шәһәр территориясен мониторинглау барышында Кама аръягы идарәсе инспекторлары Автозавод урамында шәхси территориядә ташкүмер сумаласын эшкәртүдән калган калдыкларны таптылар.
Элегрәк, Әлмәт районының Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитетыннан алынган мәгълүматлар нигезендә, Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Яңа Кәшер авылы территориясен тикшерергә чыкканнар иде.
Алабугадагы Балалар экология-биология үзәге ТР Экология министрлыгы ярдәмендә "Батарейка, бирел" токның эшкәртелгән чыганакларын җыю буенча эко-челлендж оештырды. Халык өчен 2 җыю пункты оештырылган иде - «Чебурашка» паркында һәм «Березка» сәүдә үзәгендә.
Афанас авыл җирлеге территориясендә «Мичуринец» бакчачылык ширкәтендә Кама аръягы идарәсе инспекторлары тарафыннан агач калдыклары, төрү материаллары, көнкүреш чүп-чарлары һәм автомобиль шиннары чүплеге табылды.