16 сентябрьдә 9:30 сәгатьтә «Федераль экология операторы» федераль дәүләт унитар предприятиесеннән «I-II класслы хәвефлелек калдыклары белән эш итү һәм ОПВК ФДМС системасында эшләү» темасына онлайн-трансляция узачак.
Вебинар сәнәгать, сәүдә, ТКХ предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, калдыклар белән эш итү өлкәсе оешмалары һәм региональ экологик контроль органнары вәкилләре өчен аеруча файдалы булачак.
Актуаль мәгълүмат һәм практик тәкъдимнәр белән I һәм II класслы хәвефлелектәге калдыклар белән эш итү өлкәсен җайга салу буенча экспертлар, экология өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр уртаклашачак.
Катнашу өчен теркәлү узарга һәм түбәндәге таблицаны тутырырга кирәк: https://disk.yandex.ru/i/C6lhhWXOt4ZP1g
Вебинар онлайн-трансляция форматында түбәндәге сылтама буенча узачак: https://ivavks.rosatom.ru/v2/join?token=tf901e5b3-9c70-4026-9234-dd63be9d3ee1
Исегезгә төшерәбез, Министрлык сайтында I һәм II класслы хәвефлелектәге калдыкларны җыю һәм туплау урыннарын оештыру һәм исәпкә алу буенча Методик тәкъдимнәр урнаштырылган. Презентация белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/tipovie-metodicheskie-rekomendatsii-po-organizatsi.htm