Әтнә районында «кыргый» карьер рекультивацияләнде

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасындагы килешү кысаларында «яшел» акчалар хисабына финансланырга планлаштырылган табигатьне саклау чаралары гамәлгә ашырылуын дәвам итә. 

Шулай итеп, Арыслан авылы халкы мөрәҗәгате буенча ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары Әтнә районы территориясен тикшерделәр. Мониторинг барышында Ары авылы янында  «кыргый» карьер булуы расланды. Карьерны рекультивацияләү Әтнә районы бюджетына кергән экологик түләүләр хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелде.

Бүгенгә «кыргый» карьерны торгызу эшләре тәмамланган.

Исегезгә төшерәбез, район бюджетына экологик түләүләр җәлеп итү табигать территорияләрен торгызырга һәм сакларга мөмкинлек бирә. Әлеге финанслар ярдәмендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне арттыру буенча проектларны гамәлгә ашырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International