Советлар Союзы Герое М.Е.Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясендә «Планетаны чистарак итәбез - бергә!» экологик акциясе узды. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе белгечләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар уртак көч белән ике тоннага якын кәгазь җыйдылар.
Экологлар Нурлат һәм Лениногорск районнарында калдыкларның законсыз ташлану урынын ачыкладылар.
Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе инспекторлары, «Зөя буйлары» табигать тыюлыгы белгечләре белән берлектә, МСТТ янындагы территориядә өмә оештырдылар.
Кама аръягы идарәсе инспекторлары шәһәр территориясен тикшерү барышында табигатьне саклау таләпләрен бозуларны ачыкладылар.
Татарстан атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны сизелерлек киметүгә иреште, шул ук вакытта сәнәгать җитештерүе дә артты, дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының Казанда узган күчмә утырышында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 2677 мөрәҗәгать кергән, аларның 2159 хәл ителгән инде.
Бүген Экология министрлыгы базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак күчмә утырышы уза.
1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе һәм Идел буе федераль округы буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, автотранспорт чараларының кулланылган газларында пычраткыч матдәләрнең артуын ачыклау буенча чаралар үткәрәчәкләр. Операция чорында 6 меңнән артык автомобильне тикшерү планлаштырыла.
Бу ял көннәрендә Комсомольское күлендә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә экологик акция узды. Чара ел саен ун елдан артык үткәрелә һәм активистлар һәм җирле халык арасында күркәм традициягә әверелде.
Казанны мониторинглау барышында Үзәк идарә инспекторлары Химическая урамындагы каты коммуналь калдыклар полигоны янында 10нан артык чүплек таптылар.