Мишә елгасындагы кишәрлекне күмү факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Июль аенда Саба районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары Көек авылында ике хокук бозу очрагын ачыкладылар. Экологлар рөхсәт документациясеннән башка Мишә елгасы үзәнен күмү эшләрен алып барган махсус техниканы теркәделәр. Шулай ук инспекторлар тарафыннан су саклау зонасында туфрак өемнәрен җыю һәм урнаштыру очрагы да ачыкланды.

Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган өземтә нигезендә, җир кишәрлегенең хокук иясе катнаш авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче оешма. Чаралар күрү өчен барлык материаллар да Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасына җибәрелде.

Прокурор административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.42 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгату хакында карар чыгарды (су объектының яр буе саклык полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык һәм башка эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын яисә эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зонасы территориясендә хуҗалык һәм башка эшчәнлекне гамәлгә ашыру режимын бозу).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International