1 сентябрьдән Татарстанда «Мәктәп экопатруле» конкурсының яңа этабы башлана

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

1 сентябрьдән «Мәктәп экопатруле» республика конкурсының яңа, инде XI этабына заявкалар кабул ителә башлый, ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла. Конкурс республикада 2014 елдан ТР Рәисе карары белән үткәрелә.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, табигатькә мәхәббәтне балачактан ук тәрбияләргә кирәк: «Без табигать белән якын булырга тиеш. Чиста су, җир – иң мөһиме. Экология мәсьәләләре – безнең өчен һәрвакыт өстенлекле. Табигатебезне киләчәк буыннар өчен сакларга кирәк». Мондый экологик тәрбия һәм агарту «Мәктәп экопатруле» конкурсы максатларының берсе булып тора.

2024/2025 уку елында конкурска инде 3 меңнән артык гариза кергән. Санау дәвам итә, 31 августка кадәр республиканың һәр укучысының Х конкурста лидер булу мөмкинлеге бар әле, өлгермәсәгез, 1 сентябрьдә старт ала торган яңа ХІ этапка кыю рәвештә кушылыгыз. 

Моның өчен «Мин-мәктәп укучысы» мультисервисын күчереп алырга, теркәлү узарга һәм теркәлгән хокук бозулар белән фото- һәм видеохәбәр җибәрергә кирәк. Экологлар күзәтчелек чараларын күрәчәк, ә укучы, шундый актив экологик позициясе өчен, баллар алачак.

«Мәктәп экопатруле» шәһәр һәм авыл гомуми белем бирү оешмалары арасында «Иң актив укучы» һәм «Иң актив сыйныф» номинацияләре буенча өч яшь категориясендә үткәрелә: 1 - 4 сыйныфлар, 5 - 8 сыйныфлар, 9 - 11 сыйныфлар. Шулай ук «Иң актив мәктәп» һәм «Иң яхшы муниципаль район / шәһәр округы» билгеләнә.

Конкурсның төп максаты – мәктәп укучыларын әйләнә-тирә мохитне саклау буенча гамәли эшкә җәлеп итү һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектының экологик агарту һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендәге максатларын гамәлгә ашыру.

«Мәктәп экопатруле» конкурсын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International