Чирмешән районын мониторинглау барышында ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Кара Чишмә авылында рөхсәтсез чүплек ачыкладылар. Вахитов урамында экологлар көнкүреш чүп-чарлары: шиннар, катыргы, пластик һәм полиэтилен калдыкларын таптылар.
Законсыз чүплекнең мәйданы 420 кв.м тәшкил итә.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Кара Чишмә» ҖЧҖ җаваплы оешмасы адресына табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.
Предприятие экологлар таләбенә оператив җавап бирде һәм чүплекне тулысынча бетерде. Бүгенге көндә территория тиешле хәлгә китерелгән.