Халык мөрәҗәгате буенча экологлар Мамадыш районында юл буенда рубероид калдыкларын рөхсәтсез урнаштыру урынын ачыкладылар

2025 елның 22 августы, җомга

Халыкның мөрәҗәгатен карау кысаларында ТР Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Мамадыш районы территориясен тикшерделәр. Иске Кама аръягы бистәсендә экологлар табигатьне саклау законнарын бозуны, ә атап әйткәндә, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозуны ачыкладылар.

Муса Җәлил урамында экологлар рөхсәтсез төзелеш калдыклары - пенопласт һәм рубероид калдыкларына тап булдылар. Хокук бозу мәйданы 224 кв.м тәшкил итә.

ТР Экология министрлыгы Мамадыш районы башкарма комитетына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International