«Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында Ык буе идарәсе хезмәткәрләре Азнакай гимназиясе һәм 9 нчы мәктәп укучылары белән бергә Кара елгасы ярында җыелдылар. 120гә якын кеше 45 капчыктан артык чүп-чар җыйган.
«Халык контроле» системасы аша Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонындагы җир кишәрлегендә төзелеш калдыклары ташлануы турында хәбәр килде. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторы оператив рәвештә урынга китте.
Кайсыбыз сәяхәт итәргә яратмый? Росмолодежь программасы туристлык өлкәсендә үз идеясен тәкъдим итү өчен бик яхшы мөмкинлек бирә.
27 майда Су ресурслары федераль агентлыгында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимын җайга салу буенча ведомствоара эшче төркемнең планнан тыш утырышы узды.
Экология министрлыгына Урсала микрорайонындагы чүплек турында хәбәр килде. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары урынга чыгып,
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Дәүләт экология экспертизасы комиссиясе утырышы узды, анда 2024 елның 1 августыннан 2025 елның 1 августына кадәр Татарстан территориясендә аучылык ресурсларын аулау лимиты турында фикер алыштылар.
29 майда Бөтенроссия экологик «Яшел эшләр марафоны» кысаларында һәркемнең планетага ярдәм итү мөмкинлеге булачак.
Акциядә 100 кеше катнашты-алар «Түбән Кама, игелек кыл» төркеме активистлары, Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары һәм район халкы.
Шимбә өмәсендә катнашучылар күл ярын пластик калдыклардан, ватылган пыяладан һәм башка чүп-чардан чистарттылар. Барлыгы 110 капчыктан артык чүп җыелган.
Пионер урамындагы рейд барышында көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю факты ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 48 кв. м тәшкил итә.
1 апрельдән 24 майга кадәр Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 2655 мөрәҗәгать килгән. Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләр мәсьәләсе булып кала.