Икеайлык кысаларында Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Менделеевск районына мониторинг үткәрделәр

2024 елның 27 мае, дүшәмбе

Пионер урамындагы рейд барышында көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю факты ачыкланды. Чүплекнең мәйданы 48 кв. м тәшкил итә.

Бердәм күчемсез милек дәүләт реестрыннан өземтә нигезендә, әлеге участок Менделеевск районы Башкарма комитеты балансында тора. Башкарма комитетка табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм хокук бозуларны бетерү кирәклеге турында кисәтү бирелде. Хәзерге вакытта чүплек юкка чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International