Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары төзелеш калдыкларын туфракка ташлау турында мөрәҗәгать буенча чыктылар

2024 елның 28 мае, сишәмбе

«Халык контроле» системасы аша Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонындагы җир  кишәрлегендә төзелеш калдыклары ташлануы турында хәбәр килде. Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторы оператив рәвештә урынга китте.

Территорияне тикшергәндә калдыклар җыю факты расланган. Шулай ук җирле халык КамАЗ автомобиленнән чүп-чарны туфракка ташлауны төшереп алган. Ачыкланганча, ике җир  кишәрлеге физик затларга карый, ә территориянең бер өлеше муниципаль милектә. Чүп - чарны ташлау яр буе- саклау полосасында һәм Зәй елгасының су саклау зонасында.

Гомуми пычрану мәйданы 2866 кв.м тәшкил итә. Физик затныкы булган кишәрлекләрнең  берсенең пычрану мәйданы 1500 кв. м тәшкил итә, икенче җир  кишәрлегенең пычрану мәйданы 320 кв. м, 1046 кв. м. пычрану бу инде муниципаль милектә булган кишәрлек.

Әлмәт районы Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозу һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Шулай ук Көньяк-Көнчыгыш идарәсе гаепле кешеләрне административ җаваплылыкка тарту һәм прокурорлык чаралары күрү өчен Әлмәт шәһәре прокуратурасына мәгълүмат җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International