Чүп тагын 300 капчыкка кимеде! Кама буе һәм Кама аръягы идарәләре хезмәткәрләре өмәләргә чыкты

2024 елның 28 мае, сишәмбе

«Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында Ык буе идарәсе хезмәткәрләре Азнакай гимназиясе һәм 9 нчы мәктәп укучылары белән бергә Кара елгасы ярында җыелдылар. 120гә якын кеше 45 капчыктан артык чүп-чар җыйган.

Ә Красный Ключ бистәсендә Кама аръягы идарәсе хезмәткәрләре экоактивистлар белән бергә «Экопарк»тагы Стахеевлар утары янындагы территорияне чистарттылар. Шулай ук өмәдә урман массивын тәртипкә китерделәр. Битараф булмаган халык 250 капчыктан артык чүп-чар җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International