29 майда Бөтенроссия экологик «Яшел эшләр марафоны» кысаларында һәркемнең планетага ярдәм итү мөмкинлеге булачак.
Без Татарстанда яшәүче һәркемне бер сәгатькә булса да яктыртуны, электр приборларын һәм техниканы сүндерергә чакырабыз.
«Планетага ярдәм итү» акциясе җәмәгатьчелек игътибарын планетаның табигатенә һәм энергия ресурсларына сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәткә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Үз постларыгызны «ВКонтакте» социаль челтәрендә #марафонзеленыхдел #марафонэкосистема хештеглары белән урнаштырыгыз
Без күпме икән? Карарбыз!